«Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә Әхмәдиев Кәримгә (2013 елгы, Комлы Кавәл авылында яши) ярдәм итү максатыннан “Йөрәктән – йөрәккә” дигән хәйрия концерты узды. Аңа “нейробластома забрбшинной полости 3 стадии” дигән диагноз куелган. Аны тәгаен белү һәм баланы кичекмәстән дәвалый башлау өчен Мәскәүдәге Д.Рогачев исемендәге гематология һәм онкология үзәгенә алып киткәннәр, анда ул түләүле курслар уза.
Хәйрия концертына тирә-яндагыларның кайгысына битараф булмаучылар килде, зал тулы иде. Сәхнәдән Казан артистлары һәм җирле талантлан чыгыш ясады. Концерта билгеле хәйрияче, элеккеге Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов та булды. Барыгызга да зур рәхмәтләрне белдерәбез!
Лаеш районы матбугат хезмәте