Казанда “Иң яхшы почта бүлекчәсе җитәкчесе – 2016” Бөтенроссия осталык конкурсының төбәк этабы узды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Иң яхшы дип танылу өчен 20 почта бүлекчәсе җитәкчесе көч сынашты. Аларга өч сынау узарга тәкъдим ителде. Беренчесендә өй биреме, икенчесендә почта хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча викторина, өченче сынауда гадәти эш көнендә килеп туган гадәттән тыш хәлләрдән чыгу блын күрсәтергә кирәк иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лаеш районы Каип авылындагы почта бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Мәмлиева өченче урынга лаек булды. Һәр катнашучыга диплом, чәчәкләр һәм спонсорлардан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шунысын әйтергә кирәк, 2015 елда Каеп авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында почта белән ФАП берләшкән заманча бина ачылды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International