7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек – ул һәр кеше өчен генә түгел, барлык җәмгыять өчен бәясез халәт. Очрашуларда без якыннарга ныклы сәламәтлек телибез, чөнки ул тулы һәм бәхетле тормышның нигезе булып тора. Сәламәтлек үзебезнең планнарны тормышка ашырырга, авырлыкларны узарга ярдәм итә. Аны кайгырткан кеше озын гомерле була. “Алтын көз” исемле халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәгендә дәваланучылар, олы яшьләрендә дә карамастан, белгечләр ярдәме белән, сәламәт яшәү образы алып барырга тырышалар. Алар саф һавада чаңгы таяклары белән йөриләр, Агашин тренажерлары кулланалар. Әлеге кешеләрнең 100 гә кадәр дә, аннан да күбрәк яшәргә мөмкинлекләре бар.