«Рамаевское» фермер хуҗалыгы этләр өчен азык җитештерәчәк

2016 елның 8 апреле, җомга

Лаеш районында урнашкан “Рамаевское” фермер хуҗалыгында этләр өчен азык җитештерә башлыйлар. Продукцияне үрдәк итеннән һәм фаршның сөякле калдыгыннан ясыйлар. Азык алты төрле булачак, хәзер аның техник таныклыгы өстендә эшлиләр. Беренче партияне 30 апрельдә Әлмәттә узачак “Милли сүәдә маркасы” фестивалендә тәкъдим итмәкчеләр. Азыкны фермер хуҗалыгы арзан бәядән сатарга һәм сыйфатлы итеп эшләргә вәгъдә бирә.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International