Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 9 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булса, көндез һава температурасы 15 градуска кадәр күтәреләчәк.
10 апрельгә каршы төндә 2-7 градус җылы булачак.