Лаеш балалар йортында тәрбияләнүченең Россия беренчелегендәге “көмеш” медале

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

8 нән 10 апрельгә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә 1999-2002 елгы кызлар арасында (сукырлар спорты) дзюдо буенча Россия беренчелеге узды. Анда республикабыз данын Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко яклады һәм 48 килограмма үлчәүдә 2 урынны яулады. Лаеш шәһзрендә урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләр Россия призерлары булып инде 4 тапкыр таныла. Спортчы дзюдо белән тренер Рөстәм Насыйбуллин кулы астында шөгыльләнә. Дзюдоның Татарстандагы Федерациясе Арианнаны җиңүе белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде. Анападагы ярышларга барырга ярдәм иткәне өчен ул Кочеткова Оксана Геннадьевнага рәхәмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International