Үзәк китапханә “Тукай укуларына” чакыра

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Һәр халык теге яисә бу чорда үзенең шагыйрен тудыра, аның максаты булып күңеленең яктырлышына әйләнү тора. Борынгы Грециядә андый кеше итеп Гомерна атаганнар, урта гасырлардагы Италиядә – Дантене, Германиядә – Гётены, Россиядә –Пушкинны. Татар халкы өчен шундый шагыйрь булып Тукай таныла. 2016 елда аның тууына 130 еллыкны билгеләп үтәбез. Габдулла Тукай (1886-1913) татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист, яңа татар әдәбиятының башлангычында торучы кешеләрнең берсе санала. Үзәк китапханә, татар халкының легенрдар улының хәтерен мәңгеләштерү һәм аның иҗатын пропагандалау максатыннан,  “Мәңгелек матурлыкка омтылган” исеме астында Тукай укулары оештыра. Шулай ук китапханәдә “Йөзьеллыкны атлап чыкан шигърият” дигән китап һәм рәсем күргәзмәсе уза. Һәр теләүче 19 апрельдә 10:00 дә Үзәк китапханәнең уку залында узачак әлеге чарага килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International