Язгы чакырылыш-2016

2016 елның 16 апреле, шимбә

ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегендә кызу чор: призывниклар медицинакомиссиясе узалар. Аларның күбесе тиздән Ватан сагына басачак.

Быел медицина һәм чакырылыш комиссиясенә 195 кеше чакырылырга тиеш. Язга чакырылыш нормасы – 50 яңа чакырылучы. Вузлар һәм сузлар тәмамлаучыларга өстенлек бирелә. Яхшы әзерлеклеләр, яхшыларның иң яхшылары Үзәк хәрби округта, даими сугышчан әзерлектәге частьләрдә хезмәт итәчәк.

Хезмәткә барудан качучылар елдан-ел кими бара. Күп кенә яшь кешеләр үз киләчәкләре турында җитди уйланалар: хәрби бурычны үтәүдән качучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәткә, күп кенә дәрәҗәле оешмаларга юл ябык.

Быел урта һөнәри уку йортлары студентлары үзләренә 20 яшь тулганчы хәрби хезмәткә барудан кичектерү алалар, ә 2017 елның 1 гыйнварыннан – көллият яки техникум бетергәнче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International