#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН изге эшләр эстафетасы

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН изге эшләр эстафетасын Лаеш реабилитация үзәгендә шәһәрнең №3 урта мәктәбенең “Маскалар” иҗат берләшмәсе волонтер-укучылары күтәреп алды. Аның җитәкчесе Светлана Тренина тарафыннан куелган театральләштерелгән музыкаль тамаша гарип балалар өчен чын бүләк булды. Билгеле әкиятнең гадәти булмаган күренеше балаларда мәрхәмәтлелек, дуслык һәм олы йөрәклелек тәрбияләргә ярдәм итә. “Маскалар” иҗат берләшмәсе реабилитация үзәгендә еш кунак булалар, ә аларның театрлары һәм концерт программалары балалар белән үзәк хезмәткрәләренә күтәренке кәеф бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International