Мәңгелек матурлыкка омтылучы

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Шундый исем астында Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган Тукай укулары узды. Очрашуга татар улының иҗатын яратучылар, җирле шагыйрьләр, шигырь яратучылар җыелды. Алып баручылар катнашучыларны татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның ачы язмышы турында сөйләделәр.  Ул кечкенә генә бер авыл малае. Пушкин сыман лицейда, Лермонтов кебек университетта укымаган, Париж белән Лондонда да булмаган. Әмма ул үзен рус шигърияте вкәилләре белән бер урында дип кабул иткән. Пушкин иҗатына баш игән, Лермонтов һәм Некрасовка мөкиббән булган. Аларның шигырьләрен татарчага тәрҗемә иткән, Лев Толстой сочинениеләрен укыган. Үзенең кыска 27 еллык гомерендә бөек Тукай үлмәс шигырьләр иҗат итәргә җитешкән, аларны кунаклар татар һәм рус телләрендә укыды, шагыйрьнең биографиясенә кагылышлы билгесез фактлар турында бәхәсләр куптардылар. Шуннан соң катнашучылар аның шигырена язылган “Туган тел” җырын хор белән башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International