Бүген Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән Пәрәү авылының урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Донор көне” дигән сыйныф сәгате узды. Балалар “Почетлы донор” Зөһрә Хөсәенова белән таныштылар. Ул донорның кем икәнлеге һәм кешегә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләде. Россиянең почетлы донорлары булып, үз тормышында 40 мәртәбә кан яисә анын компонентларын, 60 тапкыр плазма биргән кеше санала.