«Союзмультфильм тәкъдим итә».

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

 

 

Шул исем астында Лаеш реабилитация үзәгендә “Союзмультфильм” киностудиясенең 80 еллыгына һәм Россиядәге Кино елына багышланган социаль-мәдәни чара узды. Барлык балалар да мультфильм ярата, шуңа күрә аларга аның ничек ясалуы, белгечлек белән танышу кызык. Чара барышында балалар арасында төрле конкурслар һәм викториналар оештырылды, шулай ук “Союзмультфильм” анимация студиясе барлыкка килүе тарихы турында роликлар күрсәтелде. Ахырда исә балалар яраткан мультфильмнарыннан булган җырлар тыңладылар. Чара балаларның әйләнә=тирә мөхит турындагы фикерләрен киңәйтү һәм үзебезнең мульфильмнарга мәхәббәт уяту өчен оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International