Шундый исем астында «Алтын көз” дигән гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге комплекс үзәгендә Язгы мәрхәмәтлелек атнасы акциясе кысаларында күңелле стартлар булды. Әлеге чарада 14 бала катнашты. Алар туп белән сикерү, каршылыклы полоса, блиц-турнир кебек ярышларда көч сынашты. Стартлар күңелле узды, балаларның күефе күтәренке калды. Чара ахырында ярышларга нәтиҗә ясалды, анда беркем дә җиңмәде, дуслык кына җиңүче иде.