19-22 апрельдә Казанда Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган VI Халыкара конкурс узды. Анда районда 1нче урынны алган балалар чыгыш ясады.. 2 этаптан торган сайлап алу турларында 460 кеше катнашты. Шуларның 30ы гына финалга үтеп, гала-концертта катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында республиканың , регионнарның мәктәп укучылары, театр уку йортлары студентлары белән беррәттән Индонезия, Һиндстан, Кытай, Төркиядән килгән кунаклар да бар иде. Столбище урта мәктәбенең 6 к сыйныф укучысы Гарипов Инсаф 2 турны утеп, лаеклы рәвештә финалга чыкты һәм 1нче урынны алды. Ул Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясеннән өзек сөйләде. Аны конкурска педагоглар Гарипова Г.Н. һәм Хаҗиева М.М. әзерләделәр.