Бу көннәрдә республикабызда шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырыла. 28 апрельдә район мәдәният йортында №2 Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең өченче “А” сыйныф укучылары һәм “Эксперимент” театраль студиясе белән шигърият кичәсе узды. Алар Тукайның шигырьләрен татарча һәм русча укыды. Балалар шагыйрь турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде, бу хакта район мәдәният йортының әдәби җитәкчесе Анастасия Пажитнова сөйләде. Кичә көчле алкышлар һәм гомуми фото белән тәмамланды.