Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Лаеш районында төзелүче “Казан Экспо” турында искә төшерде

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайның Бөтендөнья сәүдә үзәге генераль директоры Хелал Сәет әл-Мари белән очрашты. Анда шулай ук төрле халыкара күргзәмәләр оештыручылар да катнашты. Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Бөтендөнья сәүдә үзәгенең дөньядагы мөһим күргзәмәләр оештыручы буларак билгеле булуын ассызыклады. Ел саен монда инвестиция форумы уза, Татарстан да үзенең күргәзмә экспозициясен шушында куя. Рөстәм Миңнеханов республикада “Казан Экспо” эре күргәзмә үзәге төзелүе хакында әйтте. Исегезгә төшерәбез, ул “Казан” аэропортыннан ерак түгел Лаеш районында торгызыла. Татарстан Президенты белдерүенчә, әлеге проект бүген бик актуальләште, чөнки Казан 2019 елда узачак эшче һөнәрләр чемпионаты уздыру шәһәре буларак җиңде. Әңгәмә барышында Миңнеханов һәм әл-Мари “Казан Экспо” проектын реализацияләү чорында хезмәттәшлек итү алымнарын карадылар. “Әлеге тармакта сез зур тәҗрибә тупладыгыз, без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә бик шат булыр идек” – диде Татарстан Президенты. Шулай ук катнашучылар күргәзмәләр оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре һәм эре күргәзмә үзәкләре белән идарә итү хакында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International