Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында булды

2016 елның 6 мае, җомга

 

5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Монда ул “Егорьево теплицалары” теплица комплексына һәм “Биосфера” питомнигына кереп чыкты. Шулай ук теплица җирлегендә ул районның авыл башлыклары һәм берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән очрашты. Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләре барышы турында белеште һәм быелгы уңышның яхшы булуына өметен белдерде, әамма моның өчен җиң сызганып эшләргә кирәклеге хакында искәртте. Шулай ук ул Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның икътисад үсешендәге ролен билгеләп үтте, чөнки күп кенә эшмәкәрләр бизнесларын районда җәелдерергә ашкыналар. “Егорьево теплицалары” кергән “Лето” ширкәте җитәкчелеге эшләрен Лаеш районында башлаганга үкенми, алар фикеренчә, җирле җитәкчеләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Ә инде теплицада булганна соң, Татастан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә, “Биосфера” питомнигына юл тотты. Анда ул үсентеләр рәтеннән узды һәм хезмәткәрләр белән аралашып алды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International