9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Парадта район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моңа кадәр, шәһәр Башкарма комитеты бинасыннан Җиңү паркына сугыш чорындагы солдат формасыннан район мәктәпләре укучылары, шулай ук полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тантаналы рәвештә уздылар. Шулай ук урамнан совет гаскәрләре Җиңүгә ирешкән техника да үтте. Җиңү паркындагы митинг сугышта һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады: “Кызганычка каршы, илебез өчен сугышкан, станоклар каршында Җиңү коралы ясаган, батыр солдатларны ашаткан кешеләр елдан-ел кими бара. Сугыш тарихын үзләренчә тәкраклаучы экстремистлар һәм “бандеровчылар” да артып килә. Тарихны саклау, совет гаскәрләренең батырлыгын һәм үҗәтлеген истә тоту – безнең бурычыбыз. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары алдында без түли алмаслык бурычта торабыз. Шушы бәйрәм көнендә безнең чын күңелебздән чыккан рух ныклыгы, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләкләрен кабул итеп алыгыз. Җиңү көне белән!”.
Бүген Лаеш районында 22 сугышта катнашучы, 648 тыл хезмәтчәне һәм 26 Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши. Тыл хезмәтчәннәре Җиңүгә бәяләп бетергесез өлешләрен кертте, һәм шушы бәйрәм көнендә Җиңү паркында алар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Үзенең мөрәҗәгатендә министр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 9 май белән котлавын җиткерде. Ул бөтен илдә баручы “Үлемсез полк” акциясенең мөһимлеген искәртте, шулай ук ветераннарга озын гомер һәм бетмәс энергия теләде.
Тантаналы митингтан соң, бәйрәм концерты узды.
Лаеш районы матбугат хезмәте