Татар Янтыгы авылы хәйриячеләре исемлеге белән китап чыкты

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Татар Янтыгы авылы зират коймасын яңартуда катнашкан хәйриячеләр исемлеге белән китап дөнья күрде. Гомумән алганда, 500 мең сумга якын акчаны җирле халык та, чыгышы белән шушы авылдан булган кешеләр дә җыйган. “Бүгенгә зиратның 400 м коймасы тотылды инде, моңа 319 мең сумга алынган төзелеш материалы китте. Бу кадәр сумма җыелыр дип бер дә көтмәгән идем, әле хәзер дә кешеләр акчаларын китерә тора, шуңа күрә без зират җирен киңәйтеп, эшләрне дәвам итәргә карар кылдык” – дип хәбәр итә Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шамеев. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге сумманы халык үз иницитативасы белән җыйган, алар әле үзарасалым программасында да катнашырга карар кылган. Аннан килгән акчаны исә Елга яры урамын рәтләү өчен тотачаклар.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International