Район башлыгы Михаил Афанасьев эшмәкәрләр белән иртәнге аш уздырды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Лаеш районы эшмәкәрләренең эш көне иртәнге аштан башланды, анда аларны район башлыгы Михаил Афанасьев чакырды. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар үзләренең көнкүреш проблемаларын сөйләде, планнары белән уртаклашты, киләчәккә бурычлар куйды, шулай ук алар сорауларын район башлыгына бирә алды. Әйтергә кирәк, иртәнге ашта Башкарма комитетның һәм җаваплы хакимият органнарының җитәкчеләре дә бар иде. Очрашуда гөмбә, җиләк, балык, синтетик каучук, медицина инструментлары, автомат капкалар җитәштерүчеләр, сәнәгать парклары резилдентлары һәм җитәкчеләре, консалтинг ширкәте җитәкчесе катнашты.

Эшмәкәрләрне, күп очракшта, җир һәм предприятиеләр инфраструктурасы белән бәйле сораулар борчый. Михаил Афанасьев әлеге проблемалар бизнес алып баруга каршылыклар тудырырга тиеш түгел дип белдерде һәм җаваплы җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирде. Шулай ук эшкуарлар үз предприятеләрендәге хәлләр белән дә таныштырды. Әйтик, “Хәерби” ссәнәгать паркы резиденты, Казан медицина инструментлары заводы генераль директоры Нур Шакиров киләчәктә елына 1 милилард сум табышка чыгарга планлаштыруы хакында сөйләде. Гөмбә җитештерүче  “Хәерби” сәнәгать паркының тагын бер резиденты Динар Ильмиев шампионьоннарга ихтыяҗ артуын хәбәр итте, бу исә аның цехын үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга китерәчәк. “Безнең районыбызда эшен җәелдерергә уйлаган бизнес вәкиле хакимият органнарының ярдәмен тоярга тиеш. Җиргә кагылышлы сорау булсынмы, инфраструктурагамы, документлар буенча – бездән торган барлык гамәлләрне дә кылырга кирәк. Без аларга түгел, ә алар безгә кирәк, чөнки эшмәкәрлек үскәндә район да үсә, моны аңлыйбыз. Шуңа күрз дә, законлы рәвештә, тиешле карарлар кабул итүне тизләтү мөһим, документларның эшен катлауландырмагыз, бизнесны алып бару эшеннең һәр этабында ярдәм итегез. Муниципалитет хакимияте ачык һәм үтәкүренмәле, без төрле башлангычларга да ярдәм итәргә әзер” – дип, район башлыгы очрашуга нәтиҗә ясады.

 Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International