Лаеш районында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Чирпы авыл җирлегендә урнашкан Илнур Сәетовның фермер хуҗалыгы кырларында булды. Ул эш барышы белән танышты һәм хуҗалык җитәкчесеннән киләчәк уңышка карата планнары турында белеште. Шулай ук район башлыгы механизатор Нияз Хуҗин белән аралашып алды, соңрак аның белән “Хорш” чәчү комплексы таккан “Челенджер” тракторында йөрде.
Илнур Сәетов хуҗалыгында һәр техникага, шул исәптән әлеге тракторга да, GPS-навигация куюы хакында хәбәр итте. Хәзер аңа эшне күзәтү астында тоту өчен көне буе кырда йөрергә кирәкми, бар мәгълүматны ул телефоны аша күрә: техника ничә тапкыр кырдан әйләнеп килгән, ничә литр ягулык салган, кайчан механизатор эшкә чыккан, хәзер кайда ул һәм башкалар.
Лаеш районы матбугат хезмәте