Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге буенча уку уздырды

2016 елның 13 мае, җомга

11 майда Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәдә Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгече Гадилә Кәримуллина, Татарстан Республикасының дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру программасы кысаларында “Дәүләт җир күзәтчелеге һәм муниципаль җир контроле” темасына лекция уздырды. Чарада республика районннарыннан катнаштылар: Җир һәм милек палатасы җитәкчеләре, авыл башлыклары, Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбтләре комитеты муниципаль контроле бүлеге белгечләре. Гадилә Кәримуллина Росреестр белән муниципаль җир контролен алып баручы органнар белән хезмәттәшлеккә кагылышлы сорауларны яктыртты. Лекциянең беренче яртысы җир күзәтчелегенең гомуми аңлатмаларына һәм әлеге юнәлештә Росреестрның вазыйфалары хакында барды.

Лекция барышында аерым игътибар 2015 елда кертелгән яңалыклар һәм килеп чыкан үзгәрешләргә бирелде. Федераль дәрәҗәдә дәүләт җир күзәтчелеге органнарының муниципаль җир контроле органнары белән хезмәттәшлек кагыйдәләре расланды, хокук бозулар өчен административ җаваплылык катгыйланды. Росреестр вазыйфаларына дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан җир кануннарын куллануны күзәтү өстәлде. Моннан соң катнашучыөлар тикшерүләргә кагылышлы практик мәгълүматлар белән танышты, шул исәптән әлеге өлкәдәге суд практикасы һәм кадастр бәясеннән чыгып штрафларны хисаплау. Ахыргы этапта катнашучылар сораулар бирә алды. Аларның күбесе Росреестр хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль җир контроле тикшерүләре материалларын карау нәтиҗәләреннән чыгарган карарлар белән бәйле булды, шуай ук республика җирлегендә законсыз рәветә кулланылучы карьерларны фаш итү буенча тикшеренүләр уздырганда кылынучы гамәлләргә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International