Бүген Лаеш районындагы социаль яклау бүлеге һәм аның карамагындагы учреждениеләр “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашып, үзләренең оешмалары җирлегендә яшел чырышлар һәм куаклар утырттылар. Анда учреждениеләр хезмәткәрләре, реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Күзәтү советы рәисе урынбасары – район ветераннары советы рәисе Рашат Булатов һәм утырту материалары тәкъдим итүче Күзәтчелек советы әгъзасы – Лаеш урманчылыгы җитәкчесе Валерий Изибеков катнашты. Агачлар Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә утыртылды.
.jpg)