Район авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләре киләсе көннәрдә кыр эшләрен тәмамларга уйлый. Механизаторлар бүген ашлык, кукуруз, берьеллык үләннәр һәм азык катншамасы чәчү белән шөгыльләнә. Барысы бергә кырларда 90 нан артык төрле техника эшли: чәчү агрегатлары, катоклар, ярдыручылар һәм башкалар. Хезмәтне дөрес оештыру сәбәпле “Сөт иле”, “Хәерби”, “Урта Девятово”, “Агро” хуҗалыкларында кыр эшләре графиктан алда бара. Чәчү 70%тан артык мәйданда тәмамланган да инде. 20 майга башка хуҗалыкларда да эш төгәлләнер дип торабыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте