Бүген Актаныш районы делегациясе безнең районда булып китте. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан алар Сокуры авылындагы “Фабрика заготовок” предприяисендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тукландыру системасы үзәкләштерелергә тиеш. Фабрика директоры Ильнар Хантимеров әйтүенчә, әлеге ысул буенча Казаннан кала бары тик Лаеш районында гына эшлиләр. Делегацияне Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары җитәкләде, аның составында шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм эшмәкәрләр бар иде. Ләйсән нурлыева белдерүенчә, аларга Лаеш районындагы мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә үзәкләштерелгән тукландыру системасы кызыклы булган, чөнки ул башка районнардан аерылып тора. Кунакларга предприятие буенча кечкенә генә экскурсия оештырылды, алар бүлмәләрне карап чыкты һәм фабрика хезмәткәрләре белән аралашып алдылар.
Лаеш районы матбугат хезмәте