“Балаларга СПИД турында”

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көнендә Лаеш реабилитация үзәгендә шул исемдә үсмерләр белән очрашу узды. “Без, өлкәннәр, балаларны СПИД белән бәйле проблемалардан арындырырга телибез. ВИЧ һәм СПИД турында сөйләшү ничек кенә авыр булмасын, балалар белән аны кузгату мөһим һәм кирәк” – ди социаль педагог Татьяна Сәгыйтова. Әле әңгәмәдә без беренче урынга кешенең үзенең куркынычсызлыгына, ВИЧ һәм СПИД белән авырулы кешеләргә толерант мөнәсәбәттә булу, балалар һәм үсмерләргә сәламәт яшәү образын кертүне куябыз. Сөйләшү ахырында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим иткән видеоны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International