Бүген Лаеш шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбенең 8-11 класс укучылары арасында ВИЧ һәм СПИД профилактикасына багышланган “Тест уздыру буенча яз атналыгы – Үзеңне тикшер” сыйныф сәгате узды. Символы булып “Мумий Тролль” төркеме солисты Илья Лагутенко беренчеләрдән булып асып йөри торган ал тасма булды. Алып баручылар район мәдәният йорты режиссеры Анастасия Пажитнова һәм 8Б классы укучысы Дарина Зиннурова Татарстандагы ВИЧ-инфекция турында таныштырдылар, ә табиб-венеролог Вәсимә Бургатовна Белова тиешле лекция укыды. Ахырда “Равнодушие” биюе белән Диана Кәримова, Азалия Гыйниятова һәм Дарина Туркова чыгыш ясадылар, биюдә кызлар ВИЧ белән авыруга кешеләрнең мөнәсәбәтен күрсәттеләр. Дарина Туркова ВИЧ белән авыручының язмышы турында шигырь сөйләде.