Бүген район Советының олы залында Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев рәислеге астында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Башта ул Лаеш районының укыту оешмалары арасында уздырылган җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләрен бүләкләде. 3 урынны Каеп авылы мәктәбе, 2 урынны – Урта Девятово, ә 1 урынны Кече Елга мәктәбе яулады. Базалы укыту оешмалары арасында 3 урынны Нармонка мәктәбе яулады, 2 урынны – Лаеш шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе, 1 урынга Лаеш шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбе лаек булды. Моннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Олег Бондарев узган атнадагы оператив халәт турында доклад бирде. Хисап чорында 171 җинаять кылынган, аларның 83% ы ачылган да инде. Алга таба 2015 елга нәтиҗәләрне район ветеринар берләшмәсе һәм “Ак барс банкның” Лаеш районы бүлеге ясады. Киңәшмәнең икенче өлеше авыл башлыклары белән узды, анда, шул исәптән, хат, электрон мөрәҗәгать һәм “Халык контроле” системасына килгән халык мөрәҗәгатьләрен карадылар.
Лаеш районы матбугат хезмәте