Никольское авылында 29 майда узачак “Каравон” фестиваленә әзерлек эшләре бара. Төзүчеләр авылны төзекләндерәләр, шулай ук брусчатка салалар, чиркәүне ремонтлыйлар, мәдәният йорты мәйданында койманы буйыйлар, сәхнәләрне җыялар, биналарны матурлыйлар. Якшәмбе кич белән Никольское авылына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул әзерлек эшләре белән танышты, төзүчеләр белән аралашты һәм кирәкле күрсәтмәләр бирде.
Лаеш районы матбугат хезмәте