14 нщн 15 майга Балтачта картинг буенча республика ярышлары – «Стандарт» төркеме классында Казан шәһәренең 31 нче ачык шәхси һәм команда чемпионаты узды. Лаеш районын анда “Лидер” картинг-клубы тәкъдим итте (җитәкчеләре Л.Р. Саәфәргалиев һәм В.В. Ватомов). Безнең спортчылар “Стриж” һәм “Минск-125” классында чыгыш ясап, түбәндәге күрсәткечләргә ия булдылар: Ярослав Ватомов 23 катнашучы арасыннан “Стриж” классында 16 урынны алды; Вильдан Сәфәргалиев 33 катнашучы арасыннан 23 урынга лаек булды. Команданың механигы Тимур Панков иде.