«Инициатива – 2016»

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

12 сеннән 15 майга Биектау районының Бөреле станциясендәге “Костер” республика тернәкләндерү-укыту үзәгендә «Инициатива – 2016» дигән Татарстан укучылар җирле үзидарәсе органнары һәм балалар иҗтимагый оешмалары фестивале булды. Аның кысаларында “Ел активы”, “Шәп вожатый”, “Мин Россия гражданины” республика конкурсларының финалы узды һәм “Чикләүләрсез балачак” балалар иҗаты Халыкара фестиваленең республика этабына нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашында “Татарстан республикасында Россия укучылары хәрәкәтенең төбәк моделе гамәлләре” исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Лаеш районын анда “Радуга” дигән балалар иҗтимагый оешмалары Берлегенең район советы рәисе Ильвина Сукаева (Сокуры мәктәбе), отряд вожатыйлары арасында уздырылучы “Шәп вожатый” республика конкурсы финалисты Дарья Лохманова (Столбище мәктәбе), балалар оешмалары белән эшләү буенча куратор, Россия укучылар хәрәкәтенең төбәк бүлеген оештыручы М.Д.Шастина тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International