Монда ул “Таткабель” заводында Россиядә бер генә булган 500 кВ ка кадәр егәрлекле тәҗрибә станциясен ачу тантанасында катнашты. Предприятие “ИНВЭНТ” компанияләр төркеме составында эшли, ул Столбище авылында урнашкан. Моңа кадәр Татарстан Президенты, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән җитештерү процесслары белән танышты һәм эшчеләр белән аралашып алды. Бу вакытта бизнес, федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре өчен “Таткабель” заводы буйлап экускурсия оештырылган иде.
“Бүген күңелле вакыйга, кайчандыр безнең хыялыбыз гына булып торган кайбер проектлар хәзер шушы мәйданда тормышка ашырылды. Бу тулы бер эре энергетика кластеры. Без иң заманча кабельнең җитештерелүен күрдек, иң авыр тәҗрибәләр үткәрелә торган лабораторияне карадык. Хәзер инде без Россия энегретика базары өчен теләсә нинди җиһазлар ясый алабыз. Монда эшләнгән барлык әйберләр илебез җитәкчелеге – Президент Владимир Владимирович Путин тарафыннан куелган импортны алмаштыру страгетиясенә туры килә” – диде Рөстәм Миңнеханов станция ачылышында.
“Таткабельне” Россия сәнәгать министрлыгында без төбәк компаниясе генә түгел, ә бөтенроссия күоләмендәге предприятие итеп карыйбыз. Дәүләт моңа кадәр дә, моннан соң да әлеге компанияләр төркеменә федераль програмалар кысаларында ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелешенә инвестицияләр һәм станоклар төзү департаменты директоры урынбасары Олег Токарев.
Беренче кушылуда җиһазны 420 кВ ка кадәр кудылар. “ИНВЭНТ” компанияләр төркеменең идарә рәисе Эльбек Сафаев белдерүенчә, алга таба монда 700 кВ ка кадәр егәрлекле кабельләргә дә тәҗрибә уздырып булачак. Әлеге станциягә исә үз чыганакларыннан 500 миллион сум акча түгелгән.
Лаеш районы матбугат хезмәте