Сокуры авылы мәктәбендәге “Эзләү” түгәрәге һәм мәктәп мини-музее җитәкчесе Вера Евдокимова белән 7-8 сыйныф укучылары “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча Комплекс үзәгендә тәрбияләнүчеләрне патриотик тәрбия мәсьәләләрен хәл итү өчен кунакка чакырдылар. Алар өчен кечкенә генә концерт оештырылды, ОБД “Мемориал” сайтыннан җыелган Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган катнашучылар турында мәгъләмат һәм фотоларын күрсәттеләр. Балалар тәрбияләнүчеләрне туган авыл белән бәйле экспонатлар куелган мәктәп мини=музеена чакырдылар. Прасковья Григорьевна Волкова белән Нини Ефимовна Афанасьева үзләренең тормыш бллары хакында сөйләде һәм музейга фотоларын бирделәр. Әлеге чара барысында да элеккеге вакытларны искә алырга этәрде, ә бу кешеләрнең рухи халәтен яхшырта. Соңыннан исә чәй табыны артында утырдылар.