Лаеш шәһәре балалар китапханәсе хезмәткәрләре №1 гимназиянең 4 “а” сыйныфы укучылары өчен Л.Ф.Баумның тууына 160 ел тулу уңаеннан “Оз иленнән гаҗәеп Тылсымчы” дигән күргзәмә-карау оештырдылар. Әлеге виртуаль күргәзмәдән балалар билгеле Америка язучысы Баум Лаймен Фрэнкның биографиясен белделәр, нәкъ менә ул Оз исемле гаҗәеп илне уйлап чыгарган. Ул әкиятләре әллә ничә телгә тәрҗемә ителгән дөньякүләм танылган балалар әдәбияты классигы. Ул барыбыз да яратып укыган персонажларны уйлап чыгаручы: Гаҗәеп Тылсымчы, Озма, Куркытучы, Тимер Агач кисүче һәм гаҗәеп ил – Оз. Балаларга “Оз иле” китаплар сериясенә кергән барлык китапларны да күрсәттеләр.