Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Татарстан матбугаты көне уңаеннан журналистлар белән очрашты

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүген “Татмедиа” АҖе составына кергән “Кама ягы” газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан матбугаты көне уңаеннан ул аларны чәй табынына чакырды, анда район журналистлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны сөйләштеләр. Михаил Афанасьев газета хезмәткәрләрен, шулай ук барлык матбугат һәм полиграфия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иҗади уңышлар һәм авыр эшләрендә бетмәс энергеия теләде.

Район башлыгы журналистларның авыр һәм нечкәлекле эшләрен ассызыклап узды, аларның җилкәсенә халыкка мәгълүмат җиткерү генә түгел, ә тәрбия эшләренә дә җикләнүен әйтте. “Сезнең эшегез бик авыр, әмма ул кешеләргә, җәмгыятькә һәм илебезгә бик кирәк. Нәкъ менә матбугат чаралары халыкның үзаңын формалаштыра, бу исә безнең киләчәгебезне кайгырту дигән сүз. Материалның дөрес һәм тикшерлгән килеш тәкъдим ителүеннән җәмгыятьнең кәефе һәм әйләнә-тирә өчен җаваплылык тора” – диде Михаил Афанасьев.

Аралашу барышында “Кама ягы” газетасы хезмәткәрләре редакциянең заманча җиһазлар белән яңартылуы хакында сүз башлады, моңа район башлыгы әлеге мәсьәләнең хәл ителә алуы турында белгертте. Ул журналистларда иң яхшы җиһазлар булырга тиеш диде, чөнки алардан сыйфатлы, кызыклы һәм файдалы продукт көтәләр.

Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International