Каравон дусларын Лаеш районына җыя

2016 елның 24 мае, сишәмбе

“Каравон” рус фольклоры фестивале 29 майда сәгать 10 да Никольское авылында узачак. 30 ел элек үткәрелә башлаган бәйрәм республикада һәм аннан читтә дә зур популярлык казана. Шушы еллар эчендә аның дәрәҗәсе бермә-бер артты, район масштабыннан халыкара фестивальгә әверелде. “Каравон” – Лаеш районының мәдәни бренды.

Быел бәйрәмгә күп кенә иҗат төркемнәре киләчәк. “Каравон” сәхнәсендә Казаннан “Сукно бистәсе” һәм “Кызыл тау” халык җарлары ансамбльләре, Ютазы районыннан “Тамырлар” ветераннар хоры, Бөгелмәдән “Зарев” казаклар ансамбле чыгыш ясаячак. Үзләренең иҗатын Россия төбәкләреннән килгән артистлар да күрсәтәчәк. “Осталар шәһәре” эшләячәк, кунакларны төрле ярминкәләр һәм күңел ачу чаралары көтә. Программада күп сюрпризлар белән кызыклы очрашулар да каралган. Фестивалькунакларын “Каравон” мәйданына алып килү өчен махсус автобус маршруты оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International