22 майда Казанда ХV “Мини мисс Татарстан – 2016” республика балалар матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Анда бәйрәмне, Мәскәүнең билгеле алып баручысы Тимур Ришар белән бергә, “Созвездие-Йолдызлык – 2016” җиңүчесе конферансье Алиҗан Абдуләхәт ( Олы Кабан клубы) тә алып барды. Әлеге миссяине ул үтәде һәм конкурс оештыручыларының ышанычын тулысынча аклады.