«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Каравон” буенча матбугат конференциясе узды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Каравон” рус фольлоры фестивалендә уздыруга кагылышлы матбугат конференциясе үтте. Бәйрәм хакында, аның нечкәлекләре һәм сюрпризлар хакында Татарстан Мәдәният министрлыгында бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, традицион мәдәниятне үстерү бүуенча республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде.  Матбугат конференциясендә Лаеш районын мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильнур Гайниев тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, “Каравон” 29 майда Лаеш районы Никольское авылында узачак. Анда Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән фольклор ансабльләре белән халык эшләнмәләре осталары киләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең килүе дә көтелә. Бәйрәмнең махсус кунаклары булып Беренче каналдагы “Уйна, гармун” тапшыруы һәм телевидение алып баручысы Анастасия Заволокина тора. 2015 еда фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы һәм 170 тән артык төркем катнашкан. 29 майда “Каравонда” Гиннес рекордлар Китабы вәкилләре катнашында иң зур биюче һәм җырлаучы әйлән-бәйлән оештыру планлаштырыла.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International