Шәхси хуҗалык алып баручылар кош-кортка субсидия алырга мөмкин

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе чебиләр алу өчен шәхси хуҗалык тотучыларның чыгымнарын капларга авыл җирлекләреннән документлар кабул итә. Субсидияләрнең суммасы түбәндәгечә: бер баш күркә һәм казга – 100 сум, үрдәк – 80 сум, бройлер чебеше – 30 сум. Субсидиянең күләме сатып алынган чебиләрнең ярты бәясеннән дә артыграк була алмый. Шулай ук ул бер хуҗалыкка 50-100 баш кош-корт алганда гына бирелә. Акчаларны алу өчен үзегезнең авыл җирлеге башлыкларына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулыгызда кош-кортларны сатып алганны белгертүче документлар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International