Ташкирмән мәктәбендә соңгы кыңгырау

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы кыңгырау – уку тәмамлану символы, шулай ук ул яңа өлкәннәр тормышына аяк басу. Бу балалар, ата-аналар, укытучылар өчен онытылмаслык бәйрәм. Кем, мәктәп елларын бергә үткәргән классташларын, партадашын онытыр? Әлеге якты һәм җылы кичерешләр сезнең белән мәңгелеккә калыр. Бүген Ташкирмән мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, ә алар безнең дүртәү, соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә Макаров авыл җирлеге башлыгы В.В.Кормачев, шулай ук мәктәп директоры М.Т.Сидорова белән берлектә барлык коллектив катнашты. Укучыларны котладылар, сәламәтлек һәм тормышларында уңышлар теләделәр. Хәерле юллар, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International