Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев Россия Саклык банкы һәм Google ширкәтеннән “Бизнес-класс” бушлай булган программа буенча 7361 эшмәкәр язылды дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итте. Әлеге курс 6 модульдән торучы адымнар белән аңлатынлган эшмәкәрләр өчен үсеш программасы булып тора. Аңа тәҗрибәле белгечләр белән эшләү, үсеш планын төзү, команда туплау кебек укулар да кергән. “Программа белән тулы көченә эшләүче, шулай ук әле генә эшен башлаган эшмәкәрләр кызыксына. 42 һәм 58 процент. Бүгенгә теркәлгән барлык кешенең 32%, ягъни 2356 кеше укуга кереште” – дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын әлеге программаны кире какмаска, ә укуга актив рәвештә керешергә чакырды. Лаеш районы Россия Саклык банкының “Бизнес-классы” белән кызыксынды, хәзер аңа 140 кешелек тыңлаучы тупланган.
Лаеш районы матбугат хезмәте