Лаеш районында 1 июньнән алып 1 июльгә кадәр 7,8 чакрым аралыктагы “Лаеш шәһәренә баручы) автомобиль юлы машиналар йөрү өчен вакытлыча ябылачак. Бу әлеге участокта ремонт эшләре алып бару белән бәйле. Автомобильчеләр игътибарына: ябылган юлны узу өчен Лаеш-Чирпы юлы тәкъдим ителә.
Лаеш районы матбугат хезмәте