«Балачак Планетасы»

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көне – балачак бәйрәме. Столбище китапзанәсе мәдәният йорты белән “Балачак Планетасы” дигән чара уздырды. Китапханә янындагы мәйданга 120 дән артык әти-әниләр һәм балалар җыелды. Китапханәче О.В.Рыжова аларны бәйрәм белән котлап, кызыклы җәй уздыруларын теләде, бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Балалар белән рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрендәге әдәби һәм әкияти геройларны белү буенча “Яраткан әдәбият геройлары парады” әдәби викторинасы узды. Программаны бию төркеме дәвам итте. Бәйрәм ахырында китапханә янныдагы асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы үтте. Балалар әкият персонажларын, яраткан геройларын, һәм, әлбәттә, мәрхәмәтлелек һәм җылылык символы булган кояшны ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International