3 июньдә Лаеш балалар йортында Сабантуй үтте. Әлеге бәйрәм ел саен уза, тәрбияләнүчеләр аны үзләренең балачак көнендәге иң матур бәйрәмнәре итеп искә ала. Чара балаларны милли традицияләр белән таныштыруга юнәлтелгән. Сабантуй балалар йортында зур шау-шу тудырды, барысы да күңел ачты. Сабантуй директор Р.Х.Вәлиуллина тарафыннан бәйрәм белән котлавыннан башланып китте. Ул елга нәтиҗәләр ясады һәм иң уңышлы укучыларның исемнәрен атады. Иң яхшы тәрбияләнүче булып 9 сыйныф укучысы Анастасия Кутузова танылды. Һәрбер бала акчалата премияләр алды. Сабантуйның батыры булып Дмитрий Шмагин калды.