Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча теплоходта сәяхәт

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә 71 ел тулу кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары, җирле ветеран оешмалары җитәкчеләре, кадет-укучылар өчен Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча “Федор Панферов” теплоходында сәяхәт оештырылды. Лаеш районында анда сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының мәдәни-массакүләм чаралар буенча комиссия рәисе Вера Баннова тәкъдим итте. Сәяхәттә катнашучылар Тәтеш, Самара, Саратов, Волгоград, Тольяттида булдылар. Круиз барышында алар коллегалары белән очраштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шәһәрләрдә катнашучылар экскурсия белән генә чикләнеп калмыйча, төрле кызыклы лекцияләр тыңлады, концертлар карады, “Балкыш” фестивале лауреатлары чыгышын күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International