Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Татмедиа” АҖе генераль директоры Андрей Кузьмин башлап җибәргән “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясендә катнашты. Моның өчен ул Лаеш шәһәрендәге почта бүлекчәсенә килде. Район башлыгы әнисенә “Республика Татарстан” һәм “Вечерняя Казань” газеталарын, “Сөембикә” журналын, ә “Кама ягы” газетасын райондагы барлыгы 22 Бөек Ватан сугышы ветеранына яздырды. Шулай ук ул “Мәрхәмәтлелек агачы” хәйрия акциясендә дә катнашты. Аның кысаларында Михаил Афанасьев Яшел Үзән һәм Норлат районнарындагы балалар йортын үсмерләр газетасына яздырды. “Бүген мәгълүмат кыры Интернет һәм социаль челтәрләрдәге яңалыклар белән тулы. Үлеге вакытта кәгазъ матбугатка ярдәм күрсәтү мөһим, чөнки газета яисә журнал уку – ул үзе бер культура, интеллигентлык билгесе. Безнең республикабыз Россиянең иң укый торган төбәкләр исемлегә керә, без моны югалтмаска тиеш”, – диде Михаил Афанасьев.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу 18 июньдә тәмамлана. Матбугатка ике төрле ысул белән язылырга мөмкин: Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм барлык почта бүлекчәләрендә.
Лаеш районы матбугат хезмәте