Казандагы “Акчарлак” бассейнында йөзү буенча Татарстан кубогына ярышлар узды
Кубок ярышларының ачылышы һәм үткәрелүе белән катнашучыларныТатарстан спорт әзерләнеше Үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге җитәкчесе Елена Скокова котлады: “Бүген безнең ярышлар күп катнашучыларны җыйды. Бу республикада йөзүнең бик популяр киәнлеген күрсәтә. Мин сезгә сәламәтлек, яңа спорт үрләренә менүегезне телим”.
Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 350 спортчы катнашты. Йөзүчеләр түбәндәге дистанцияләрдә көч сынашты: брасс белән 50 м, ирекле стильдә 100 м, баттерфляй белән 200 м, аркада 200 м, ирекле стильдә 800 м, 4*100 дә ирекле стильдә эстафета. Лаеш районын анда ДЮСШта тәрбияләнүче Диана Прахова, Юля Ржавина, Софья Живописцева, Карина Гыйззәтуллина тәкъдим итте. Аларның тренеры - Р.М.Садыков.