Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә “Пертра” терапевт җайланмасын куллану

2016 елның 14 июне, сишәмбе

 

Социаль тернәкләндерүнең заманча ысуллары һәм технологияләре җитәрлек. Без шуның берсе – үзәктә 2016 елның апреленнән кулланылучы “Пертра” уен технологиясе турында сөйләргә телибез. Әлеге комплексның нәтиҗәле эшләвен күп нәрсә күрсәтә: мөмкинлекләре чикләнгән балалар мисалларны чишкәндә хәрәкәт итү, уйлау, игътибарлылык, хәтер, башка балалар белән уен вакытында килешү кебек эшләрне башкарырга өйрәнәләр. “Пертра” уен комплексының детальләре төрлелеге ОВЗ белән чирләүче балалар һәм үсмерләргә тулы диагностика ясарга юл ача.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International