Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе узды. Советның олы залында хакимият органы , тормышны тәэмин итү хезмәте җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары җыелды. Киңәшмә башында район башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеевка Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең дипломын тапшырды. Ә Лаеш балык заводы коллективы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты кабул итеп алды.
Райондагы хокук бозу очраклары һәм аларның профилактикасы хакында Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Бондарев доклад белән чыгыш ясады. “Россия почтасының” бүлек җитәкчесе Марина Артемьева залдагыларны 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларгы язылу кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук киңәшмәдә районның Совет һәм Башкарма комитеты матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев чыгыш ясады. Ул районның авыл җирлекләрендәге тормыш турында материал туплау максатыннан махсус район проекты башлануы хакында хәбәр итте. Моңа авылларның тарихы, социаль-икъдисадый хәле, нәрсә белән яшәве, күренекле җирләре, гореф-гадәтләре кебек мәгъүматлар керә. Әлеге материалны районның рәсми сайты һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында, “Кама ягы” газетасында һәм сайтында күрергә булачак. Киләчәктә исә әлеге материалларның Лаеш районы турындагы китап буларак чыгуы да ихтимал. Матбугат сәркатибе тарафыннан икенче сорау да куптарылды, анда хакимият органнарының мәгълүмати яктан ачык булырга кирәклеге хакында әйтелде. Рәсим Хаҗиев җитәкчеләрне үзләренең эшчәнлеге хакында активрак һәм нәтиҗәлерәк итеп халыкка белгертергә чакырды.