Лаеш районында район Советының X сессиясе узды

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Советның олы залында Лаеш муниципаль районының X Совет сессиясе узды. Анда 47 депутатның 44 е катнашты. 2015 елда бюджет үтәлеше соравы буенча районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Литвинова чыгыш ясады. Совет рәисе – район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлеге башлыкларына халык белән бер-береңә зыян китерми генә эшләргә кирәклеге хакында искәртте.

Алга таба Башкарма комитетның икътисад һәм эшмәкәрлек бүлеге җитәкчесе Ильнур Хәбибуллин районның икътисадый халәте турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Лаеш районында 7 урта, 546 кече предприятиеләр һәм 769 шәхси эшмәкәр исәпләнә. 2015 елда алар тарафыннан 6 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, бу исә 2014 елгы күрсәткечләрдән 17% ка күбрәк. Кече һәм урта эшмәкәрлектә 3528 кеше яисә район икътисадында эшләүчеләрнең 23%ы эшли. Бизнес иң күбе күпләп һәм ваклап сату, күчемсез милек эшләре, төзелеш, эшкәртү җитештерүендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшен алып бара. “Эшмәкәрләр сату-алу тармагына теләп кереп китә. Бүген районда 287 ваклап сату итү объекты эшләп килә, аларга барлык әйләнешнең 70%ы туры килә. 2015 елда 10 нан артык объект сафка бастырылып, 40 яңа эш урыны булдырылды. Быел исә инде 4 объект ачылды һәм аларда 30 эш урыны барлыкка килде” – диде Ильнур Хәбибуллин. Тагын бер мөһим момент булып, хакимиятнең бизнес белән аралашуы тора, бу нисбәттән бизнес белән иртәнге аш кебек проектлар тормышка ашырыла. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнаша. Кече һәм урта предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы 2015 елда 18476 сумны тәкшил итте.

X район Советы сессиясендә Башкарма комитетның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Андрей Рябинин белән Җир һәм милекара мөнәсәбтләр палатасы рәисе Нияз Нурутдинов чыгыш ясады. Барлык күтәрелгән сораулар буенча да депутатлар карар чыгарды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International